Хәвеф-хәтәр
19 Октября , 18:44

Испаниягә җимергеч давыл ябырылган: кешеләр һәлак

Испаниягә "Дана Адам" җимергеч давыл ябырылган: ике кеше һәлак була, мәктәпләрдә дәресләр бетерелә — 100 мең укучы өйдә утра.

Добавить в предпочтительные источники Google
Испаниягә  җимергеч давыл ябырылган:  кешеләр һәлакИспаниягә  җимергеч давыл ябырылган:  кешеләр һәлак
Испаниягә җимергеч давыл ябырылган: кешеләр һәлак

Көчле яңгырлар һәм яшенле стихия аркасында кичә Урта диңгез яр буйларында су басулар башланды.

Ким дигәндә ике хатын һәлак була: берсен Барселона янындагы Кабрера‑де‑Марга ташкын алып китә, икенчесен Валенсиядәге Сагунто янында диңгездә табалар. Олива шәһәрендә 2 меңгә якын кеше эвакуацияләнгән. Майорка, Ибица, Форментер, Валенсиянең 42 муниципалитетында һәм Аликантта мәктәпләр ябылган.

Ибица аэропортында дистәләгән рейслар туктатылды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас