

SHOT ачыклаганча, мәктәп укучысы «Космик кубок» турнирына 18 октябрьдә килгән. Анда 70 мең сумлык приз фонды уйнатылган. Катлаулы партиядән соң аның нервлары какшаган, ул бинадан качкан, ә соңыннан шалтыратуларга җавап бирми башлаган. Кыз «Вундеркиндлар», «Лучше всех» шоуларында катнашкан, берничә ел шахмат белән шөгыльләнә, шулай ук ул актриса һәм модель. 25 сентябрьдә укучы «Чиләбе шәһәре башлыгы Кубогы‑2026»блиц буенча Бөтенрусия ярышларында 1 нче урынны алган. Кызны волонтерлар һәм полиция эзли. Урамда суыта, ә кыз өске киемсез.
Соңгы мәгълүматлар буенча , югалган шахматчыны полиция бүлегендә тапканнар.