-3 °С
Облачно


Пар бик каты талашкан һәм аерылышкан, ләкин 26 яшьлек кызның көчле үпкәсе калган. Ул егеткә янаулар җибәрә башлаган, ә бер төнне аның машинасына ягулык сипкән һәм яндырган. Mercedes тулысынча янып беткән. Ничек кенә сәер булмасын, ут төрткәннән соң алар дуслашканнар. Дөрес, кызга милекне юкка чыгару өчен җинаять эше кузгатканнар. Әлегә ул китмәү турында подписка астында һәм зыянны ничек капларга икәнлеге турында уйлый.