

Авария кичә кич Октябрь революциясе урамында була.
"Тойота Камри" сулга борылганда каршы як транспорт белән бәрелешә. Зыян күрүче бар. Электровелосипедның 16 яшьлек пассажирын хастаханәгә китергәннәр.
Ә менә руль артында утырган яшьтәшенә сораулар туган. Электровелосипедның куәте 3 кВт тәшкил иткән, шуңа күрә идарә итү өчен «М» категориясе хокуклары кирәк, алар уфалыда булмаган.
Материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган — кызның әти-әнисенә тиешенчә тәрбия бирмәгән өчен җаваплылык яный, ә гаиләне профилактик исәпкә куярга мөмкиннәр.
Чыганак :@vsyaufa