Хәвеф-хәтәр
14 Октября , 14:31

Уфада ир-ат тәрәзәдән дүрт мәчене ыргыткан

Уфада бер ир кеше тәрәзәдән дүрт мәчене ыргыткан

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада ир-ат тәрәзәдән дүрт мәчене ыргытканУфада ир-ат тәрәзәдән дүрт мәчене ыргыткан
Уфада ир-ат тәрәзәдән дүрт мәчене ыргыткан

Уфада Комсомол урамы, 106 йортта коточкыч вакыйга булды. Социаль челтәрләрдә җирле халык хәбәр иткәнчә, ир-ат тәрәзәдән дүрт мәчене ыргыткан. "Хайваннар һәлак булды. Билгеле булганча, урынга полиция хезмәткәрләре килгән, - дип хәбәр иттеләр шаһитлар. - Алар белән аралашканнан соң ир-ат үлгән хайваннарны пакетларга җыйган да киткән». Ир-атның фатирында дистәләгән хайван яши дигән фараз бар.

"Башинформа" га БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, әлеге факт буенча хәбәр бүген Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең 6 нчы номерлы полиция бүлегенә килгән. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас