

Тугыз кеше зыян күргән, шуларның алтысы — русиялеләр. SHOT мәгълүматлары буенча, авария бүген көндез Юкарыкараман районында Анталья белән Мугланы тоташтыручы трассада булган. Машина йөртүче идарәне югалта һәм кюветка оча. Барлыгы тугыз кеше зыян күргән — алты русияле һәм өч төрек. Салонда балалар да булган, әмма аларның хәле хәзер билгеле түгел. Урынга берничә ашыгыч ярдәм бригадасы һәм полиция килгән.
Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәткәннәр, ә кайберләрен носилкага салганнар һәм җирле хастаханәгә алып киткәннәр.