Хәвеф-хәтәр
14 Октября , 06:05

14 яшьлек кыз кияүгә чыгар өчен өйдән качкан

Добавить в предпочтительные источники Google

Тверь өлкәсенең Нелидово шәһәрендә 14 яшьлек кызны эзлиләр. Аңа ориентировкалар социаль челтәрләрдә  таралган. aif.ru язуынча, үсмер чегәннәр гаиләсендә тәрбияләнә һәм өйдән үз теләге белән киткән булырга мөмкин.

Ориентировкада кызның өйдән 10 октябрьдә чыгып китеп, әйләнеп кайтмавы күрсәтелгән.

“Ул бит үз теләге белән чыгып киткән, аның белән берни булмагандыр, – дигән бу хакта кызның авылдашы. – Ул кияүгә чыгар өчен өйдән качкан”.

Нелидовода  бу гаиләне белгәннәр фикеренчә, кыз бала башка өлкәдә яшәүче 13 яшьлек малай янына киткән.

“Ул аның янына бер тапкыр качып киткән иде инде. Ата-анасы нигә полициягә мөрәҗәгать иткәндер. Бәлки, өсләреннән юридик җаваплылыкны төшерер өчендер, кыз бит балигъ булмаган яшьтә һәм ЗАГСларда андый никахларны теркәмиләр”, – дигән бу хәл белән таныш ир-ат.

Нелидовода яшәүчеләр үсмер кызның тиздән табылуына ышана, чөнки полициягә хәбәр ителгән, ә анда барлык тиешле чаралар күрелә. 

Чыганак: aif.ru. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас