Хәвеф-хәтәр
13 Октября , 17:44

Исерек мәктәп укучысы машинада бер хатынны бәрдереп үтергән

Казанда исерек мәктәп укучысы машинада бер хатынны бәрдереп үтергән

Добавить в предпочтительные источники Google
Исерек мәктәп укучысы машинада бер хатынны бәрдереп үтергәнИсерек мәктәп укучысы машинада бер хатынны бәрдереп үтергән
Исерек мәктәп укучысы машинада бер хатынны бәрдереп үтергән

Һәлакәт 11 октябрьдә 21:00 сәгатьтә Карагандинская урамында була. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 15 яшьлек яшүсмер «Лада» руле артында машина кырыеннан барган хатын-кызны бәрдергән. Зыян күрүче ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән-аңа 35 яшь булган. Яшүсмер машинасын ташлап китә, ә соңрак әти-әнисе белән кайта. Укучының законлы вәкилләре барында «Алкотектор» приборы белән тикшергәннәр: нәтиҗә 0,430 мг/л тәшкил иткән. Егет җиңел машина руле артында нәкъ менә ул булуын таныган, шул ук вакытта аның машина йөртү таныклыгы булмаган. Балигъ булмаган балага карата административ эшләр кузгату турында билгеләмәләр чыгарылган, шул исәптән правасыз идарә итү һәм юл-транспорт һәлакәте урынын калдыру.

Шулай ук җинаять эше кузгатылган. Яшүсмер тоткарланган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас