Уфада яшәүче үсмер 11 яшендә үк лудоман (Лудоман – ул уенга бәйлелектән интегүче кеше, лудомания ул – психик тайпылыш, бу чир вакытында кеше азартлы яки компьютерлы уеннарга тартылуны контрольдә тота алмый) булган һәм 4 сыйныфта ук миллионлы бурычларга баткан. Акча эшләр өчен ул наркотиклар закладчигы булып эшләгән, аннары качкан, бомжлар белән яшәгән.
Максим (исеме үзгәртелде) әти-әнисенең үтә көчле игътибары һәм опекасыннан котылырга теләп онлайн-казиноларда уйнарга гадәтләнгән. 11 яшендә үк аның бәйлелек тәмугы башланган: ул кесә чыгымнарына бирелгән акчаларын оттырган, әти-әнисенекен алган, паспортта туган елын үзгәртеп, микрозаймнар алган һәм өйдән әйберләрне чыгарып саткан. Укуын ташлаган. Бу вакытка әнисе эчә башлаган, әтисе гаиләне ташлап киткән. Малай картәнисе белән яшәгән.
Бурычлары саны миллионнан арткач, Макс үз-үзенә кул салу турында уйлана башлаган. Әмма аңа компьютер уенчылары чатында игълан очрый. Курьер булып эшләгән өчен аена 150 мең сум акча тәкъдим иткәннәр.
Үсмер тәүдә баш тарткан, әмма наркорекрутерлар теш-тырнаклары белән аңа ябышкан, үгетләгәннәр, ышандырганнар, проблемаларыңны хәл итәргә булышачакбыз һәм барысына да өйрәтәчәкбез, дигәннәр. Бала басымга бирешкән һәм берничә закладканы илтеп яшергән, ләкин шунда ук паникага бирелгән. Ярты миллионлык товарны юк иткән дә качкан. Кураторлар аны тапмасын өчен подвалларда бомжлар белән көн күргән, ташландык биналарда яшәгән. Ахырда малай лудоманнар өчен үзәккә эләккән. Яңа тормыш башлаган. Әмма аны яллаган кураторлар һаман товарны юк иткәне өчен эзли икән...
Кече яшьтәге лудоманнарны наркотиклар илтүче буларак вербовкалау очраклары көннән-көн арта, бу бизнес “гөрләп” эшли. Наркотиклар сатучылар махсус рәвештә уеннарга бәйлелектән җәфаланганнарны сайлый, алар барына да риза. 22 сентябрь көнне Чиләбедә 18 яшьлек малай казинода отылганнан соң үз-үзенә кул салган. Күп тә үтми шул ук сәбәпле Ростовта аның яшьтәше үз теләге белән якты дөньядан киткән.
Лудомания белән көрәш үзәге мәгълүматлары буенча, игроманнарның өчтән бере суицид турында уйланган, 40% – үз-үзләренә кул салып маташкан.
Чыганак: Mash МАХ-каналы.