Хәвеф-хәтәр
1 Октября , 10:12

Яздан бирле аюлар 22 кешене үтергән

Яздан бирле аюлар 22 кешене үтергән: хөкүмәт җитди чаралар әзерли

Добавить в предпочтительные источники Google
Яздан бирле аюлар 22 кешене үтергәнЯздан бирле аюлар 22 кешене үтергән
Яздан бирле аюлар 22 кешене үтергән

Русия Хөкүмәте, аюларның кешеләргә ташлану очраклары ешаю сәбәпле, җитди чаралар әзерли башлаган. Эш шунда: илдә көрән аюлар нык ишәйгән.

Дәүләт мониторингы мәгълүматларына караганда, соңгы 30 ел эчендә аларның саны ике тапкырдан күбрәккә үсеп, хәзер 300 меңнән артып киткән, дип яза «РИА Новости».

«Әлбәттә, популяция арту проблемалар китереп чыгара. Кешеләр һәм хайваннар арасында күршелекнең иминлеген тәэмин итү, шулай ук кирәкле балансны саклау өчен җитди чаралар күрергә кирәк», – дигән вице-премьер Дмитрий Патрушев.

Борчылырлык өчен сәбәпләр, чыннан да, да бар. Соңгы мәгълүматлар буенча, яздан бирле Русиядә аюлар ким дигәндә 22 кешене үтергән.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=52375

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас