

Республика Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, 34 яшьлек хатын-кыз алты яшьлек кызы белән бергә фатирда булган. Әнисе кухняда булганда, кыз үз бүлмәсендәге тәрәзә төбенә менеп тәрәзәне ачкан һәм дүртенче кат биеклегеннән егылып төшкән.
Әнисе бүлмәгә йөгереп керә һәм ачык тәрәзә күрә. Аста җирдә аның кызы яткан була. Хатын-кыз булган хәл турында шунда ук 112 хезмәтенә хәбәр иткән. Кызны дәваханәгә алып киткәннәр.
Бала егылу факты буенча тикшерү башланган. Полиция хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Фото: Республика Башкорстан мах каналы