Хәвеф-хәтәр
30 Сентября , 11:42

Сүндерелмәгән тәмәке аркасында йортында тереләй янып үлгән

Төнлә Биектау районында бер катлы шәхси бүрәнә йорт янган, дип хәбәр иттеләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

title
Сүндерелмәгән тәмәке аркасында йортында тереләй янып үлгәнСүндерелмәгән тәмәке аркасында йортында тереләй янып үлгән
Сүндерелмәгән тәмәке аркасында йортында тереләй янып үлгән

Янгын сүндерүчеләр йорт эчендә аның хуҗасының гәүдәсен тапканнар. Ир-атка 42 яшь булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык.

Коткаручылар беркайчан да ятып тәмәке тартмаска һәм сүнмәгән тәмәке төпчекләрен караусыз калдырмаска киңәш итә.

Билгеләнгән урында көл савыты һәм җентекләп сүндерелгән тәмәке төпчеге-бу гомерне саклап кала ала торган кагыйдә. Шулай ук тиз кабынучан сыеклыклар янында тәмәке тартмау һәм тәмәке төпчекләрен балконнан ыргытмау мөһим.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас