ДАИ хезмәткәрләре юл-патруль хезмәте инспекторларыннан качып киткән “Хонда” кызыл мотоциклының 20 яшьлек йөртүчесе шәхесен ачыклаган.
Хокук бозу видеога эләккән, соңрак ул социаль челтәрләрдә таралды. Полиция хезмәткәрләре мониторинг барышында яшь кызның туктау турындагы законлы таләпне игътибарсыз калдырган роликка тап булган.
Хокук бозучының шәхесен аның интернеттагы активлыгы нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә ачыклый алганнар. Уфада яшәүче блогерның даими рәвештә матайда җилдергән видеоларын бастырып торуы эзләүне сизелерлек җиңеләйткән.
20 яшьлек Уфа кызына карата берничә маддә буенча административ беркетмәләр төзелгән: транспорт чарасын туктату турындагы законлы таләпне үтәмәгән өчен, теркәлмәгән транспорт белән кабат идарә иткән өчен һәм ОСАГО страховка полисы булмаган өчен.
“Хонда” мотоциклын тоткарлаганнар һәм хокук бозуларны бетергәнче махсуслаштырылган стоянкага урнаштырганнар.
Чыганак: bashinform.ru