Хәвеф-хәтәр
28 Сентября , 04:49

Йорт бусагасында үлем: аю хатын-кызга ишегалдында ташланган

Ирбәй-Саян муниципаль округының Вознесенка авылында аю 51 яшьлек хатын-кызга аның йорт яны участогында һөҗүм иткән. Алынган җәрәхәтләрдән ул урында ук һәлак булган,дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетында.

Добавить в предпочтительные источники Google
Йорт бусагасында үлем: аю хатын-кызга ишегалдында ташланганЙорт бусагасында үлем: аю хатын-кызга ишегалдында ташланган
Йорт бусагасында үлем: аю хатын-кызга ишегалдында ташланган

Беренчел мәгълүматлар буенча, 25 сентябрьдә иртән хатын-кыз өеннән чыгып, йорт хайваннары белән сарайга керергә теләгән ерткычны күргән. Аю аңа ташланган.

Соңрак аюны  һәлак булучының күршесе атып үтерә.

Тикшерүчеләр тикшерү үткәрә һәм булган хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләгән. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Моннан тыш, өлкәдә ерткычларның кешеләргә башка һөҗүмнәреннән соң ваемсызлык турындагы җинаять эше тикшерелә.

Тикшерү идарәсендә аюларның активлыгы югары булуы турында кисәттеләр һәм халыкны урманга гөмбә һәм җиләк алырга йөрмәскә, ә торак янында җәнлек күренгәндә шунда ук 112 номерлы ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга чакыралар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас