Хәвеф-хәтәр
24 сентябрь , 14:07

Янгында һәлак булган өч апалы-сеңелле белән хушлаштылар

Башкортстанда «Солнечный " сәүдә-күңел ачу комплексында янгында һәлак булган апалы-сеңеллеләр белән хушлаштылар

Янгында һәлак булган өч апалы-сеңелле белән хушлаштыларЯнгында һәлак булган өч апалы-сеңелле белән хушлаштылар
Янгында һәлак булган өч апалы-сеңелле белән хушлаштылар

Бүген Стәрлетамакта «Солнечный» сәүдә-күңел ачу комплексында янгында һәлак булган 33 яшьлек Виктория, 29 яшьлек Елизавета һәм Еленаны соңгы юлга озаттылар. «Стәрлетамак эшчесе» басмасы хәбәр иткәнчә, саубуллашуга дуслары һәм хезмәттәшләре генә түгел, йөзләгән шәһәр кешеләре дә килгән, алар өчен бу фаҗига шәхсигә әйләнгән диярлек. Җыелганнарның барысы да һәлак булучылар турында җылылык белән сөйләделәр. Өчесе дә ярдәмчел булган, пенсионер әтисенә ярдәм иткәннәр, диләр.

Якыннары сүзләренчә, Елизаветаның ире СВОда, әнисез улы – беренче сыйныф укучысы калган. Виктория ТСКДА эшләгән, анда аның керфекләрен үстерү буенча үз салоны булган. Елена – олы апасы ТСК да ательеда эшләгән. Фаҗига булган көнне Лиза чалбарын кыскартырга Лена янына барган. Аннары алар янына Вика килгән. Шулай итеп алар өчесе дә бер урында калганнар.

Апаларны Яңа зиратта, Геройлар аллеясы янында җирләячәкләр.

 

Чыганак:  “Башинформ”

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас