

Кичә Зеленая роща бистәсе мәктәпләренең берсенә укучы малай пычак алып килгән дигән хәбәрләр таралды.
Соңрак Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов бу уңайдан аңлатма бирде. Ул интернетта кайсыбер басмаларда 22 санлы мәктәптәге хәлне артык күпертеп язулары турында белдерде. Район башлыгы басмалардагы хәбәрләрдә чынбарлыкка туры килмәгән фактлар язылган, диде.
"Әйе, бүген мәктәптә чыннан да инцидент булды. Укучы мәктәпкә аш-су бүлмәсе пычагы алып килгән. Шуны ассызыклыйм, үсмер беркемгә дә янамаган. Ул, предметны сумкасыннан чыгарып, сыйныфташларына күрсәткән. Куркыныч гамәлләр яки үз-үзен агрессив тотышы теркәлмәгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кергәндәге узу системасы аша үткәндә металл предмет булу сигналы эшли башлаган. Күпчелек очракта бу көнкүреш әйберләре. Мәсәлән, йорт ачкычлары, шуңа күрә каравылчы балаларны сайлап алып өстәмә тикшерү үткәрә. Бу юлы өстәмә тикшерү үткәрелмәгән – бу моментка аерым игътибар бирәчәкбез", – дип белдергән Илвир Нурдәүләтов.
Чиновник сүзләренә караганда, укытучы бу хәлне күреп алганнан соң, предмет кичекмәстән тартып алынган, мәктәп директоры оператив рәвештә чаралар күргән, укучының әнисе чакырылган. Аның белән аңлату әңгәмәсе үткәргәннәр.
"Укучылар арасында зыян күрүчеләр юк, аларның гомеренә берни янамый. Мәктәп хакимияте билгеләнгән инструкцияләр буенча эш иткән. Бу очрактан соң мәктәпкә хокук саклау органнары чакырылган. Тикшерү үткәрелә, шул исәптән учреждение сагы һәм хакимияте гамәлләренә дә бәя бирелә. Өстәмә рәвештә хәбәр итәм, Уфаның Киров районы мәктәпләрендә даими рәвештә хәвефсезлек буенча профилактик чаралар үткәрелә. Бүген районның барлык мәгариф учреждениеләрендә укучылар һәм ата-аналар белән өстәмә әңгәмәләр үткәрелде, мәгълүмат мәктәп чатлары аша җиткерелде”, – дип аңлатты район башлыгы.
Чыганак: bashinform.ru