Хәвеф-хәтәр
24 Сентября , 08:03

Каен тузы артыннан урманга киткән дә әйләнеп кайтмаган

Каен тузы артыннан урманга киткән дә әйләнеп кайтмаганКаен тузы артыннан урманга киткән дә әйләнеп кайтмаган
Каен тузы артыннан урманга киткән дә әйләнеп кайтмаган

Иркутск өлкәсендә пенсионер хатын урманга каен тузы артыннан киткән дә әйләнеп кайтмаган. Әбекәйнең гомере урманда өзелгән.

81 яшьлек хатын Братский районында югалган. РИА новости хәбәре буенча, пенсионер хатынны тапкан урында якында гына аю эзләрен дә күргәннәр. Әмма хатын табигый сәбәпләр аркасында үлгән. Ерткыч килгәндә, ул  инде исән булмагандыр, дип фаразлана.

Шулай... Кеше гомере кайчан, кайда һәм ничек өзеләсен беркем төгәл белми шул...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас