Хәвеф-хәтәр
22 Сентября , 12:51

Әниләренә бүләк сатып алырга уйлаганнар...

Стәрлетамактагы янгында өч бертуган апалы-сеңелле һәлак булган.

БР  прокуратурасы.БР  прокуратурасы.
Фото:БР прокуратурасы.

Бүген көндез Стәрлетамакта “Солнечный” катлы сәүдә үзәгенең икенче катында янгын чыккан. Аның сәбәбе - кыска ялганыш дип шикләнәләр. 

 Урынга килгән янгын сүндерүчеләр бинадан 17 кешене эвакуацияләгән. Соңрак төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, Стәрлетамак шәһәренең 1нче санлы дәваханәсендә  әле 4 кеше авыр хәлдә. Бер хатын – авыр хәлдә реанимациядә, тагын бер 17 яшьлек кыз – комада (ул бинадан башкаларга чыгарга ярдәм иткән), 3нче каттан сикергән 27 яшьлек кызның һәм тагын бер үсмернең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Кызганычка каршы, һәлак булучылар да бар. Алар арасында – 29 яшьлек Елизавета, 33 яшьлек Виктория, 45 яшьлек Елена – бертуган апалы-сеңеллеләр. 3 көннән – аларның әниләренең туган көне. Бертуганнар аңа бүләк сайларга дип килгән. 45 яшьлек Еленаның сәүдә үзәгендә үз ательесы булган.

Апалы-сеңелле хатын-кызларны “Солнечный”га  берсенең ире китергән. Ул әле шок хәлендә.

Стәрлетамакта сәүдә үзәгендә янгында һәлак булган дүртенче кеше - спиртлы эчемлекләр җитештерү заводының 51 яшьлек хезмәткәре Елена. SHOT мәгълүматлары буенча, ул  “Солнечный”га товарлар сатып алырга килгән.

Узган атнада Елена ире һәм 19 яшьлек улы белән Сочида ял итеп кайткан.

P.S. Стәрлетамактагы  сәүдә үзәгендә янгын хәвефсезлеген 5 ел элек, тикшергәннәр.

“Солнечный” сәүдә үзәге директоры – Сергей Родионов. Эшкуарның шулай ук берничә шәхси предприятиесе булган, шул исәптән пластмасса әйберләр җитештерү, косметика сату, алкогольсез эчемлекләр җитештерү өлкәсендә. Алар барысы да юк ителгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас