Хәвеф-хәтәр
21 Сентября , 11:57

Уфада беспилотник торак йорт янындагы машинага зыян салган

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

 

Исегезгә төшерәбез, бүген иртән республикада пилотсыз очкыч хәвефе  игълан ителгән иде. Шулай ук Уфа аэропортында һава судноларын кабул итү һәм чыгаруга да вакытлыча чикләүләр кертелгән иде.

ЦУРдагы оператив киңәшмә барышында башкала мэры вазифаларын башкаручы Рөстәм Шәрипов Уфага табан 15 дрон очканлыгын хәбәр итте. Беспилотникларның барысын да бәреп төшергәннәр. Дроннарның берсенең ярчыклары  Уфаның төньягында  торак йорт янында торган җиңел машиналарга зыян салган.

"Бу юлы торак зонага якынайдылар, зыян күргән машиналар бар, транспортка очкычларның кыйпылчыклары төште. Бүген 15 БПЛАны бәреп төшердек", - диде ул Радий Хәбировка. 

Радий Хәбиров БПЛА һөҗүмнәре салган зыянны бетерү өстендә эшләргә йөкләмә бирде һәм Оборона министрлыгы хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас