Хәвеф-хәтәр
21 Сентября , 12:03

Коточкыч фаҗига: сабый төнлә диваннан егылып һәлак була

Татарстанда үз баласына карата  саксызлык аркасында шикләнелгән хатын-кызны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр итә.

Коточкыч фаҗига: сабый төнлә диваннан егылып һәлак булаКоточкыч фаҗига: сабый төнлә диваннан егылып һәлак була
Коточкыч фаҗига: сабый төнлә диваннан егылып һәлак була

Русиянең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты 25 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Аны саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаеплиләр. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2026 елның 10 июлендә Югары Ослан районының бакча йортында хатын үзенең дүрт айлык улын йокларга ярамаган диванга яткырган. Малай идәнгә егылып төшкән, тормыш белән ярашмый торган җәрәхәтләр алган һәм үлгән.

Тикшерү җитәрлек дәлилләр җыйган. Гаепләү бәяләмәсе белән эш карау өчен судка тапшырылган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас