

"Башкирская домохозяйка" - Миләүшә Шәйхлисламова үзенең пластик операциядән соңгы хис-тойгылары һәм сәламәтлеге турында социаль челтәрендә фикерләре белән уртаклашты. Ул 55 килограммга ябыкканнан соң бит тиресен тарттыру (фейс-лифтинг) процедурасын узды. Ләкин процессның тискәре яклары да бар икән. Мәсәлән, киң итеп елмайганда, аның бите каты тартыла башлый һәм үңайсызлак барлыкка килә. Шундый катлаулы тернәкләнү чорына карамастан, Миләүшә хирургка скальпель астына кергәненә һич үкенмәвен ассызыклап үтте.
Чыганак: "Башкирская домохозяйка"ның төркеме