+21 °С
Облачно


Кичә кичке сәгать уникенчедә Дүртөйле-Борай автоюлының 25 нче километрында 17 яшьлек яшүсмер, «Иж Планета-5» мотоциклы белән идарә итә алмыйча, юл билгесе өстенә барып бәрелгән.
Көчле бәрелүдән яшүсмер ашыгыч медицина ярдәме килгәнче урында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.