Хәвеф-хәтәр
3 Сентября , 10:42

Үтерелгән пенсионер хатыннарның гәүдәләрен аю чиратлап чүплеккә күмеп куйган

 Башта ул берсен үтергән, ә аннары икенчесенә һөҗүм иткән

Үтерелгән пенсионер хатыннарның гәүдәләрен аю чиратлап чүплеккә күмеп куйганҮтерелгән пенсионер хатыннарның гәүдәләрен аю чиратлап чүплеккә күмеп куйган
Үтерелгән пенсионер хатыннарның гәүдәләрен аю чиратлап чүплеккә күмеп куйган

Беренче булып иртәнге 10 тирәсендә урманга 67 яшьлек Зоя Г. барган. Аю хатын-кызны урында ук ертып ташлый, шуннан соң аны Подтесовоб истәсе артындагы чүплеккә алып китә һәм күмеп куя.

Якынча 9 сәгатьтән соң гөмбә җыярга 73 яшьлек ГалинаТ.бара  — ул шулай ук аюны очрата һәм аның икенче корбаны була. Соңрак аны беренче гәүдәдән 5 метр ераклыкта үле килеш тапканнар.

Хатын-кызлар таныш булмаган, ләкин бер көнне — 31 августта-гөмбә җыярга барганнар һәм юкка чыкканнар. Аларның гәүдәләрен волонтерлар белән көч структуралары хезмәткәрләре 200.000 кв. метрдан артык урман массивын тикшереп тапканнар. Соңгы берничә көндә Енисей районында көрән аюларның торак пунктларга чыгуының 10 очрагы теркәлгән, урманчыларга 7 башны нейтральләштерергә туры килгән. Ерткычларның активлыгы аркасында Красноярскта югары әзерлек режимын керткәннәр.

Чыганак: SHOT

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас