Хәвеф-хәтәр
3 Сентября , 10:49

Хабаровскидан турист Таиландта ковид аркасында комага киткән

Табиблар аны миллион сум түләмичә дәвалаудан баш тарта

Хабаровскидан турист Таиландта ковид  аркасында комага киткәнХабаровскидан турист Таиландта ковид  аркасында комага киткән
Хабаровскидан турист Таиландта ковид аркасында комага киткән

Александр исемле 53 яшьлек янгын сүндерүче ялга  Паттайяга хатыны һәм ике баласы белән килгән. Берничә көннән соң аның температурасы күтәрелә, көзән җыерулар һәм галлюцинацияләр башлана. Ир-атны дәүләт госпиталенә китергәннәр, анда ул әлегә кадәр 60 кешелек гомуми палатада аңсыз ята. Гаиләдә иминиятләштерү юк. Хатыны дәвалану өчен 500 мең  сум түләгән инде.

Җирле табиблар иренең сулышы туктаган очракта тагын миллион сорыйлар. Алар рассрочкадан баш тарта, ә акчасыз реанимациядән чыгару белән яныйлар. Хатыны кредит алган, әмма сумма барыбер җитәрлек түгел. Александрның хәле бөер булмау аркасында начарая16 ел элек ул үз кызы өчен орган доноры булган. Хәзер Таиландта Omicron NB коронавирусының яңа штаммын ачыкладылар.

Чыганак: MASH

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас