

Ике кешенең ботарланган гәүдәләре Ениисейск округында табылган. 31 августта 73 һәм 67 яшьлек хатын-кызлар урманга гөмбә җыярга киткән һәм хәбәрсез югалган.
Куркуга төшкән туганнары аларны эзли башлаган һәм полициягә шалтыраткан. Коткаручылар һәм волонтерлар 200 000 кв. метрдан артык урман массивын эзләгәннәр. Берникадәр вакыттан соң волонтерлар Подтесово бистәсеннән берничә чакрым ераклыкта хатын-кызларның үле гәүдәләрне тапканнар.
Урында тикшерү органнары эшли. Җирле массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә халыкны куркыныч аркасында әлеге торак пункт тирәсендәге урманга йөрмәскә сорыйлар.