+21 °С
Облачно


Самолет ашыгыч рәвештә утырган. SHOT мәгълүматлары буенча, Corendon Airlines авиакомпаниясе борты Уфадан Анталиягә очкан. Төркиянең һава киңлегендә Boeing 737 MAX 8 командирлары диспетчерларга уң двигательнең эшләмәве турында хәбәр иткән. Экипаж Кайсери шәһәре аэропортында утырырга мәҗбүр булу карарын кабул иткән. Бортта 160 кеше булган, беркем дә зыян күрмәгән.
Хәзер самолетны рйслардан вакытлыча читләштергәннәр. Анталиягә кадәр безнең туристлар запас борт белән очачак.