

SHOTка 41 яшьлек зыян күрүче Анастасия сөйләгәнчә, ул Сулак каньоны өстендә 31 августта сикергән. Бу тарзанка Интернетта киң таралган, чөнки инструкторлар туристларны куркыта һәм упкынга сикерүчеләрне көтмәгәндә этә. Мәскәүле сүзләренчә, аның белән дә шулай ук эшләгәннәр.
Нәрсә булганын Анастасия аңламаган, ләкин сикергәннән соң ул көч-хәл белән сулый, сөйләшә алмый һәм кулларын тоймый башлый. Туристканы хастаханәгә салганнар.
Аның арка миенең имгәнүен тапканнар, хәзер ул караватыннан тора алмый. Фаразлар буенча, тернәкләндерү 6 ай алачак. Дагыстан инструкторлары үз хаталарын таныган, аның янына хастаханәгә килгән һәм компенсация түләгән.
Зыян күрүче остеопат булып эшли, ул акробатика белән мавыга, 7 тапкыр парашют белән сикергән булган.