Хәвеф-хәтәр
2 Сентября , 05:13

Кырымда дүрт туристны дулкын диңгезгә алып кереп киткән

 Өчесен тапканнар, икесе үлгән

Кырымда дүрт туристны дулкын диңгезгә алып кереп киткәнКырымда дүрт туристны дулкын диңгезгә алып кереп киткән
Кырымда дүрт туристны дулкын диңгезгә алып кереп киткән

SHOT мәгълүматлары буенча, инцидент «Маяк яктысы»пансионаты янында булган. Исерек ял итүчеләр компаниясе суга кергән, һәм агым аларны Азов диңгезе акваториясенә алып киткән.

Өч ир-атны җирле халык тартып чыгара алган. Аларның икесе ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Өченчесе, 1957 елгы, авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Дүртенчесен эзләү дәвам итә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас