Хәвеф-хәтәр
31 Августа , 09:29

Туган көнендә батып үлгән...

Фаҗига 30 август кичендә  теркәлгән. 

Уфаның гражданнарны яклау идарәсе хәбәре буенча, рөхсәт ителмәгән урында (Орджоникидзе районының “Локомотив” бакчачылар ширкәте тирәсендә) су коенганда Агыйдел елгасы ярында яшь ир-ат һәлак булган. Бу көнне аңа 22 яшь тулган, һәм ул үзенең туган көнен бәйрәм иткән. Яшьләр компаниясе белән су буенда ял иткәндә, егет елганы агым уртасындагы судно бакенына (Судно бакены – якорьга беркетелгән йөзмә навигация билгесе, ул судно йөрешенең хәвефсез чикләрен күрсәтә. – Авт.) таба йөзеп чыгарга уйлаган.  

Кичә һава температурасы +13° градустан артмаган иде, су салкын, ә елагад агым көчле булган. Егет бакенга кадәр барып җиткән, ләкин кире  йөзгәндә бата башлаган. Дуслары ярдәм итәргә тырышып караган, ләкин аны коткарып кала алмаганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас