Хәвеф-хәтәр
31 Августа , 02:33

Русиядә кешеләргә янә аю һөҗүм иткән

Русиядә кешеләргә аю һөҗүменең яңа очрагы-Камчатка белән Чукотка чигендә кыргый ике аучыны ботарлап ташлый язган.

Русиядә кешеләргә янә аю һөҗүм иткәнРусиядә кешеләргә янә аю һөҗүм иткән
Русиядә кешеләргә янә аю һөҗүм иткән

  SHOT билгеле булганча, ике ир-ат Анадыр районының Хатырка авылы районында ауга йөргән, шунда кыргый ерткычны очраткан. Аю кешеләргә ташлана һәм аларга җитди җәрәхәтләр ясый, әмма нәтиҗәдә аны куркыта алалар.

Ир-атлар урынга ярдәм чакыртканнар, санавиация борты белән аларны Анастасия бухтасы районыннан эвакуацияләгәннәр һәм Тиличики авылындагы хастаханәгә китергәннәр.

Хәзер алар белән табиблар эшли, тормышларына куркыныч янамый. Элегрәк SHOT язганча, Русиядә кешеләргә ким дигәндә 17 аю һөҗүме ел башыннан теркәлгән, 6 кеше үтерелгән. Шулай ук  зоологларның Русиядә аюларны массакүләм атуны туктатырга таләп итүләре турында сүз чыкты, чөнки аларны исәпкә алу катлаулы һәм төгәл түгел, ә хайваннарның репродуктив потенциалы бик түбән.

Иллюстратив фото.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас