Хәвеф-хәтәр
31 Августа , 04:38

1 сентябрь алдыннан мошенниклар тагын бер схема уйлап чыгарган

Ата-аналар, сак булыгыз!

Эльвина Бикмурзина.Эльвина Бикмурзина.
Фото:Эльвина Бикмурзина.

1 сентябрь алдыннан Русиядә мәктәп укучыларының ата-аналарына уку учреждениеләре исеменнән хәбәрләр җибәрүче мошенниклар активлашты, дип хәбәр иттеләр Роскачествоның цифрлы экспертиза үзәгендә. Асылы шунда ки, аферистлар ашыгыч рәвештә баланың электрон полисын теркәүне таләп итә, әлеге полистан башка аны дәресләргә кертмәячәкләр дип янап.

"Укучыларның ата-аналарының телефоннарына мессенджерларга  массакүләм СМС-лар килә, янәсе, аларның баласы укый торган мәктәп хакимиятеннән. Тексты куркыта: "2026 елның яңа санитария кагыйдәләре буенча барлык балалар да дәресләргә керү алдыннан медицина полисының электрон теркәвен узарга тиеш. Сылтама буенча күчегез, СНИЛС һәм полис мәгълүматларын раслагыз, югыйсә укучыны дәресләргә кертмәячәкләр", – дип кисәтәләр Роскачествода.

Белгечләр өстәп әйтүенчә, җибәрелгән сылтама тышкы яктан табибка язылу өчен дәүләт порталына охшаш.

"Адрес рәсмидән  сылтамадан бер-ике хәреф белән аерыла – бу классик фишинг. Ата-аналар паникага бирелеп полис номерларын, паспорт мәгълүматларын, СНИЛС, СМС-кодларны кертәләр – һәм шул рәвешле мошенникларга кредит карталары рәсмиләштерү өчен кирәк булган бар мәгълүматны бирәләр”, – диләр экспертлар.

"Шуны истә тотарга кирәк: 1 сентябрьгә кадәр СНИЛСлар буенча алдан электрон теркәлүләр юк. Электрон язылу бары тик поликлиника аша гына бара, һәм ул дәресләргә керү белән беричек тә бәйле түгел. Бернинди шәфкать туташы да мондый хәбәрләр җибәрмәячәк. Бу һәрвакыт мошенниклар", – дип билгеләде Роскачествоның цифрлы экспертиза үзәге җитәкчесе Сергей Кузьменко.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас