Хәвеф-хәтәр
27 Августа , 04:01

Непалда көчле су басудан соң дүрт русияле хәбәрсез югалган

Непалда көчле су басудан соң ким дигәндә дүрт русияле хәбәрсез югалган

Непалда көчле су басудан соң дүрт русияле хәбәрсез югалганНепалда көчле су басудан соң дүрт русияле хәбәрсез югалган
Непалда көчле су басудан соң дүрт русияле хәбәрсез югалган

Безнең туристларның тагын бер төркемен куркыныч районнан чыгара алганнар. Хәзер алар исән-имин башка торак пунктка күчкәннәр.

Зыян күргән район буенча масштаблы эзләү-коткару операциясе дәвам итә. Кешеләрне су баскан урыннардан шул исәптән хәрби вертолетларда эвакуациялиләр, әмма һава торышы һәм элемтә белән проблемалар эзләүне катлауландыра. Югалганнарның гомуми саны-меңнән артык кеше, дип хәбәр итә җирле халык.
Расувага Тибет ягыннан җимергеч агым килүен дәвам итә. Су автомобильләрне, күперләрне һәм юл участокларын алып китә, йортларны һәм инфраструктура объектларын зарарлый.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас