

Бу хакта “Московский комсомолец" хәбәр итә.
Пациентканы тахикардия һәм аяк-куллары калтырану белән шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Хәлне тотрыкландыру өчен Владивостоктагы 1 нче балалар клиник хастаханәсеннән өлкә реаниматологлары һәм балалар кардиологы ярдәме чакырылган.
Табиблар ачыклаганча, кичә яшүсмер биш банка энергетик эчкән, кофеин һәм стимуляторларның зур дозасы аркасында йөрәк-кан тамырлары системасына куркыныч йөкләнеш тудырган.
Бу инде ай эчендә икенче шундый очрак: июльдә табиблар тәүлегенә сигез банка энергетик һәм кофе эчкән 16 яшьлек егетне коткарганнар, аның йөрәк тибеше ешайган һәм кан басымы күтәрелгән.