

Бүген төнлә Карамалы-Метистама юлының 2 нче чакрымында «Мотоленд» питбайкында яшүсмер өч җәяүлене бәрдергән һәм качкан.
ГАИ мәгълүматлары буенча, 14 яшьлек малай урында һәлак булган, ике 17 яшьлек яшүсмер авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
Питбайк водителе кайнар эз буенча тоткарланган – ул 16 яшьлек Туймазы кешесе булып чыккан, аның бу транспорт белән идарә итәргә “правасы” булмаган.
Тоткарланучы сүзләренчә, питбайкны әти-әнисе аңа узган ел сатып алып биргән. Урында тикшерүчеләр һәм ашыгыч хезмәтләр эшли. Хәлләр ачыклана.
Чыганак: “Башинформ”