

SHOT мәгълүматлары буенча, 15 яшьлек егет әтисе белән 15 августта Зинаидово авылында Осуга елгасы буена балык тотарга барган. Анда алар талашкан, яшүсмер, әтисе сүзләренчә, үпкәләгән һәм басулар ягына киткән. Югалу турында әти-әнисе икенче көнне хәбәр итә – алар улларын кайтыр дип ышанган.
Яшүсмер югалганнан бирле эзләүдә 450 дән артык кеше катнашкан — кинологлар, водолазлар, тирә-як торак пунктларда яшәүчеләр, полицейскийлар, волонтерлар.
Башта аның әтисе улының өйгә иртәрәк кайтырга теләде дигән. Ләкин соңрак аның белән талашуын хәбәр итеп, күрсәтмәләрен үзгәрткән.
Бу җомгада яшүсмернең туган көне - аңа 16 яшь тула.