Хәвеф-хәтәр
24 Августа , 11:09

Русиядә яшәүче 120 яшьлек әбинең кулы сынган

SHOT мәгълүматлары буенча, Грозныйда яшәүче  120 яшьлек Яха Хашагова үз өендә егылган

Русиядә яшәүче 120  яшьлек әбинең кулы сынганРусиядә яшәүче 120  яшьлек әбинең кулы сынган
Русиядә яшәүче 120 яшьлек әбинең кулы сынган

Ул – Русиядә иң өлкән яшьтәге әби.  Грозныйда яшәүче озын гомерле әби 19 августта өендә очраклы рәвештә имгәнгән. Хәзер Яха хастаханәдә табиблар һәм якыннары  күзәтүе астында. Яханың 6 баласы, 20 оныгы һәм 48 оныкчыгы бар.

120 яшьлек Яха Хашагова – Урыс-Мартан районының Алхазуров авылында туган. Ул патша хакимияте вакытында да, СССРда да яшәгән. Аның яше паспорт белән раслана: туган көне итеп 1905 елның 10 сентябре санала. Гомеренең күп өлеше 1987 елга кадәр авыл хуҗалыгында терлекче булып эшләгән. 1974 елда тол кала, 6 бала үстерә. Яха Русиянең иң өлкән кешесе дип танылган, ул дөньяның иң өлкән кешесе исеменә дә дәгъва итә ала. Тиздән аңа 121 яшь тула.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас