Хәвеф-хәтәр
18 Августа , 10:25

Пенсионер аның участогына кергән 40 яшьлек күршесен атып үтергән

17 августта Солнечногорск янындагы Смирновка бистәсендә өлкән яшьтәге ир-ат күршесен мылтыктан атып үтергән, дип хәбәр иттеләр Русия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча матбугат хезмәтендә.

Пенсионер аның участогына кергән 40 яшьлек күршесен атып үтергәнПенсионер аның участогына кергән 40 яшьлек күршесен атып үтергән
Пенсионер аның участогына кергән 40 яшьлек күршесен атып үтергән

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 70 яшьлек гаепләнүче күршесен үз участогында күргән, башта һавага аткан, ә аннары аның белән конфликтка кергән. Шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре нигезендә ачуланышу барышында ул зыян күрүчегә аткан. Һәлак булучыга 40 яшь булган. Шикләнелүче вакыйга урынында тоткарланган.

Тикшерүче криминалист белән берлектә вакыйга урынын караган, җинаять коралын тартып алган һәм суд экспертизаларын үткәрүне билгеләгән.

Сорау алу барышында гаепләнүче гаебен таныган һәм булган хәлнең шартлары турында сөйләгән. Аңа РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 1 өлеше буенча үтерүдә гаепләү белдерелгән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас