Хәвеф-хәтәр
14 Августа , 09:14

Йортка ут төртеп әти-әнисен үтергән ир-атның хатыны да үзе дә дәваханәдә үлгән

Буа районында йортка ут төртеп әти-әнисен үтергән ир-атның хатыны да үзе дә дәваханәдә үлгән.

Йортка ут төртеп әти-әнисен үтергән ир-атның хатыны да үзе дә дәваханәдә үлгәнЙортка ут төртеп әти-әнисен үтергән ир-атның хатыны да үзе дә дәваханәдә үлгән
Йортка ут төртеп әти-әнисен үтергән ир-атның хатыны да үзе дә дәваханәдә үлгән

Хатын-кыз госпитализациядән соң ук җан биргән, кичә аны җирләгәннәр. Аның ире, фаразланганча, йортка ут төртүче, бүген хастаханәдә үлгән.  16 яшьлек уллары бик авыр хәлдә ята. Яшүсмер тормышы өчен табиблар көрәшә.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 11 августта төн уртасы тирәсендә Буа районында булды. Алдан билгеле булганча, исерек ир-ат аның өлкән яшьтәге әти-әнисе, хатыны һәм 16 яшьлек улы булган йортны яндырган. Өлкән яшьтәге пар фаҗига урынында үлгән. Ир-атны, аның хатынын һәм улын хастаханәгә китергәннәр иде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас