

Югалыр алдыннан кыз бөтен җыелган акчаны алып, туганнарына аны эзләмәскә кушкан. Гаиләсе аның коллыкка эләгүенә ышана.
Аня Түбән Новгородта икенче курста геодезистлыкка укыган. Акчага сак караган, әти-әнисе биргән акчаны да счётка сала барган. Хәтта абыйсына да ярдәм иткән – 350 мең сум биреп торган.
Май уртасында кыз бурычын кайтаруны сораган, булган бөтен акчасын җыйган һәм юкка чыккан. Берничә көннән әнисенә хәбәр килгән: “Минем белән барысы да яхшы, мине урламадылар, хыялымны тормышка ашырам, шулай булгач, эзләмәгез”. Ата-ана полициягә гариза биргән. 19 майда Аня Кытайга очып киткән, 21 майда – Таиландка. Туганнары урлауда шикләнәләр.
Без элегрәк язганча, узган ялларда Мьянма белән чиктә кыйнау эзләре булган 19 яшьлек русияле хатынны тапкан иделәр.
Чыганак: MASH