

SHOT мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл Фетхие шәһәре районында 115 кеше булган катерда килеп чыккан. Алар экскурсиягә барган булагннар. Янгын кухнядан башланган һәм тиз арада бөтен борт буйлап таралган. Кешеләр паникага бирелеп диңгезгә коткару жилетларында сикерә башлаганнар. Яр буе сакчылары барлык пассажирларны эвакуацияләгән һәм аларны портка китергән.
Алар арасында төтен сулаган ике зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр. Калганнары госпитализациядән баш тарткан. Көймә тулысынча янып беткән, янгынның сәбәбе ачыклана.