

83 яшьлек Ринат Фәйзуллин һәм Рәшидә Фәйзуллинаны (Җиһангирова) эзләүне «Лиза Алерт РБ»волонтерлары игълан итте. Билгеле булганча, өлкән яшьтәге кешеләр ак “Volkswagen Polo” белән билгесез юнәлештә 12 августта киткәннәр. Ринат Зәйнулла улының үзенчәлекле билгеләре — буе 170 см, ябык гәүдәле, чал чәчле, коңгырт күзле. Билгеләп үтелгәнчә, ул табиблар ярдәменә мохтаҗ.
Рәшидә Абдулла кызы билгеләре-буе 150 см, чаларган коңгырт чәчле, коңгырт күзле. Аларның кайда булуы ихтималын белгән һәркемгә 8 (800) 700-54-52 яки 112 телефоны буенча шалтыратырга кушалар.