Хәвеф-хәтәр
13 Августа , 07:23

Беспилотниклар Чишмә районындагы Wildberries складына һөҗүм итте

Беспилотниклар Чишмә районындагы Wildberries складына һөҗүм иттеБеспилотниклар Чишмә районындагы Wildberries складына һөҗүм итте
Беспилотниклар Чишмә районындагы Wildberries складына һөҗүм итте

Сер түгел,  көн саен илебезнең күп төбәкләре Украина беспилотниклары һөҗүменә дучар була. Шул исәптә Башкортстан да. Төбәктә еш пилотсыз очкычлар һөҗүме хәвефе игълан ителә. Аеруча соңгы арада. Менә 13 августта да республикага 21 пилотсыз очкыч һөҗүм итте. Беспилотникларның 16сын Салаватта бәреп төшергәннәр, анда янгын чыккан. Махсус хезмәтләр аны сүндерү белән шөгыльләнә.  

Калган беспилотниклар Чишмә районында урнашкан Wildberries складына юлланган. Логистика үзәгендә янгын чыккан, аны әле сүндерәләр. Янгын сүндерүгә Ка-32 янгын сүндерү-коткару вертолетын җәлеп иткәннәр.

Wildberries компаниясендә белдерүләренчә, объектта эвакуация алдан ук үткәрелгән, шуңа һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк. Үзәктә товар сакланмаган.

"Бүгенге һөҗүмнәр аркасында ике кеше яраланган. Икесе дә – хастаханәдә, аларга барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәләр", – дип язды Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас