

Агыйделдә батып үлгән дип исәпләнгән ир-атны исән килеш тапканнар. Бу хакта шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр иттеләр.
9 август төненә каршы ике егет Уфаның Агыйдел күпере астында йөзеп килергә уйлаган. Егетләрнең берсе исерек булган һәм кинәт су астына киткән. 20 яшьлек егет дустын коткарып караган, әмма үзе дә бата язган. Аны гражданнарны саклау идарәсе коткаручылары алып чыккан.
Икенче ир-атны эзләүгә водолазлар кушылган, төнлә алар Агыйдел акваториясен тикшереп чыккан. Әмма бу хәл көтелмәгәнчә тәмамланган: иртәнге сәгать алтылар тирәсендә “батып үлгән” егетне исән килеш яр буеннан тапканнар. Соңрак ачыклануынча, ир-ат елга агымы буйлап астарак судан үзе чыга алган.
“Бу вакыйгада иң ачуны китергәне шул – ярга чыгу белән ир-ат үзенең исән булуын хәбәр итәргә уйламаган да. Аның коты очкан дусты нишләргә белмичә җәфаланганда, коткаручылар һәм махсус хезмәтләр төнге елганы тикшереп йөргәндә, “төнге йөзүче” тыныч кына ярда утырган. Юкка чакыртылган махсус хезмәтләр, водолазларның сарыф ителгән көчләре һәм якынары өчен коточкыч стресс – төнлә йөзүнең нәтиҗәләре менә шундый...” – дип сөйләделәр Гражданнарны яклау идарәсендә.
Чыганак: bashinform.ru