Хәвеф-хәтәр
6 Августа , 19:05

Аю очраткан СВО сугышчысын яшен суккан

Бәла ялгыз йөрми, диләр...

Дмитрий Хубезовның "ВКонтакте"дагы битеннән.Дмитрий Хубезовның "ВКонтакте"дагы битеннән.
Фото:Дмитрий Хубезовның "ВКонтакте"дагы битеннән.

Алтай республикасында кыска вакытлы ялга кайткан СВО сугышчысы берьюлы аю һөҗүмен һәм яшен сугуын кичергән һәм исән калган. Бу хакта “ВКонтакте” челтәрендә Алтай республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Дмитрий Хубезов язган.

Чиновник сүзләренчә, атта чабып китеп барганда ир-ат  артыннан аю йөгерүен күргән. Шулчак, Хубезов  сөйләвенчә, СВО катнашучысы, аю белән алышыр өчен,  атын агачка бәйләргә дип туктаган. Тик бу мизгелдә аңа да, атка да, агачка да яшен суккан. Яшен сугу белән хәрәкәтсез диярлек калган ир-ат, һавага ата-ата, бер кулы ярдәмендә ерткычтан шуышып китә алган. “Йөрәге туктаган мизгелдә ул үзенә массаж ясаган”, – дип тә өстәгән чиновник.

Аны узгынчы водительләр коткарган.

“Бу егетне коткару тарихы блокбастер сюжеты кебек яңгырый. Мин аны ишеткәч ышанмый тордым. Әмма геройның үзе белән күрешеп сөйләшкәч, ышандым. Бу булган хәл”, – дип белдергән Хубезов. Постына ул муен тирәсендә пешкән эз һәм аркасында гематомалы,  йөзе яшерелгән ир-ат фотосурәтен урнаштырган. Түрә СВО катнашучысының исемен язмаган.

Чыганак: lenta.ru

Дмитрий Хубезовның "ВКонтакте"дагы битеннән.
Фото:Дмитрий Хубезовның "ВКонтакте"дагы битеннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас