Хәвеф-хәтәр
6 Августа , 14:31

Бензинны канистраларга сату аркасында 21 машина янып беткән

Коточкыч!!!

Евгения Сюткина.Евгения Сюткина.
Фото:Евгения Сюткина.

Тикшерүчеләр Дондагы Ростов шәһәрендә АЗСта көчле янгыннан соң җинаять эше кузгаткан, янгын нәтиҗәсендә 21 автомобиль һәм бина янып беткән. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү ягулык сатканда хәвефсез булмаган хезмәтләр күрсәтү маддәсе буенча алып барыла. Тикшерү версиясе буенча, 5 августка каршы төндә Королев проспектындагы АЗС хезмәткәре, янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозып, сатып алучыга ягулык саклау һәм транспортлау өчен билгеләнмәгән 1000 литр күләмендәге пластик канистраларга бензин салырга рөхсәт иткән, нәтиҗәдә янгын чыккан.

Янгында гаепле дип шикләнелгән 44 яшьлек Запорожье кешесе бензинны арытаба Мелитопольдә сатар өчен сатып алуын сөйләгән. Әмма бензин тутырылган бакларга машина фургонында ут капкан. Водитель дөрләп янган машинасы белән торак йорт ихатасына килеп туктаган. Анда ялкын парковкада торган машиналарга күчкән. Янгын 21 машинаны, Төньяк торак массивтагы бинаны һәм заправканы юк иткән. Бәхеткә, кешеләр каза күрмәгән.

Ир-ат качкан, әмма аны тоткарлаганнар.

Тикшерүчеләр вакыйга урынын тикшергәннәр. Тикшерү комитетында оператив видеосы кадрларында ведомство хезмәткәрләре һәм янган корылмалар күренә.

Шаһитлардан сораштыру үткәрелә, эш буенча экспертизалар билгеләнгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас