Хәвеф-хәтәр
5 Августа , 03:08

Ирле-хатынлы төнлә машина белән суга батып үлгән

Киров өлкәсендә табигатьтә очрашу вакытында ирле-хатынлы фаҗигале рәвештә һәлак булалар. 

Ирле-хатынлы төнлә машина белән суга батып үлгәнИрле-хатынлы төнлә машина белән суга батып үлгән
Ирле-хатынлы төнлә машина белән суга батып үлгән

Аларның машинасы төнлә салонда йоклаганда елгага төшкән.

46 яшьлек Елена һәм 48 яшьлек Роман Кирово-Чепецктан узган җомгада балык тотарга киткәннәр, кичне икәү үткәрергә уйлаганнар һәм эзсез югалганнар.

Аларның уллары полициягә мөрәҗәгать иткән. Ир белән хатынны берничә көн йөзләгән җирле халык, полиция һәм волонтерлар эзли. Көймәдә ике ир-ат суда машина күреп кала.

"Рено Дастер"ны су төбеннән күтәргәч, салонда Елена һәм Романның гәүдәләрен тапканнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир белән хатын арткы утыргычта йоклап киткәннәр, ә төнлә машина ярдан тәгәрәп төшеп бата. Бикле салоннан алар инде чыга алмаган.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең барлык шартларын ачыклый.

Ир белән хатынның хоккейчы уллары калган, ул бу җомгада үзенең 18 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә тиеш. Әти-әнисе уллары балигъ булганчы берничә көн генә яши алмаган. Алар аны шушы көннәрдә Кировка университетка кертергә илтергә җыенган булганнар.

Чыганак:Shot

Ирле-хатынлы төнлә машина белән суга батып үлгән
Ирле-хатынлы төнлә машина белән суга батып үлгән
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас