

Волонтерлар хәбәр иткәнчә, 21 яшьлек Георгий Соломатинның гәүдәсен Бара шәһәрендә табалар-Будвадан 40 км ераклыкта, анда ул «Мумий Тролль»чыгышына барырга җыенган булган.
Егет концертка бармый һәм телефонын сүндереп куя.Хәзер һәлакәт урынында полиция эшли.
Соломатин тумышы белән Санкт-Петербургтан. 31 июльдә ул Бара шәһәреннән Будвага Илья Лагутенко төркеме чыгышына баруын әйткән, әмма егет юкка чыккан. Эзләүгә 1000нән артык волонтер җәлеп ителгән.
Аның гаиләсе Черногориягә якынча 10 ел элек күченгән. Егетнең әтисе автосервиста эшли, әнисе — дизайнер.
Чыганак:Shot