

11 кызны үтерүче серияле манҗяк сак астында билгеләнгән 25 елдан өчен генә уздырган. Билгеле булганча, Виталий Манишин Ениисей төрмәсе җитәкчелегенә ходатайство язган, анда ул РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләвен белдергән. Тоткын әлегә җавап алмаган. Хәзер маньяк 4 урынлы камерада утыра, ул азат ителүгә ирешү өчен даими рәвештә адвокат чакырырга таләп итә. Манишин кинәт аның күрсәтмәләре — дөрес түгел һәм ул янәсе беркемне дә үтермәгән, дип белгән. Кеше үтерүчегә хатыны белән хатлар аша гына аралашырга рөхсәт ителә. Ул хәлләр белешә, тәмле ризыклар җибәрүләрен сорый. Маньякка посылкаларны елына бер генә тапкыр тапшырырга рөхсәт ителә. Шуңа күрә июль аенда хатыны аңа 20 кг ашамлык җыйган.
Серияле үтерүчене озак тота алмаганнар. Ул Калман районы хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән. Нигездә Манишин Алтай техник университетының яшь абитуриентларын сагалаган, укырга керүдә ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Аннан ул аларны көчләгән һәм үтергән. Маньякка хөкем карарын узган елның октябрендә генә чыгарганнра. Беренче җиде елын ул төрмәдә үткәрергә тиеш, калганын — колониядә.
Чыганак: SHOT