Хәвеф-хәтәр
4 Августа , 09:01

Тулгак тоткан хатынны хастаханәгә җәяү барырга мәҗбүр иткәннәр

Артур Арсланов.  fotobank02Артур Арсланов.  fotobank02
Фото:Артур Арсланов. / fotobank02

Волгоградта тулгак тоткан хатынны перинаталь үзәккә кадәр җәяү барырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта V1.ru порталына хатынның ире сөйләгән.

Ир-ат аңлатуынча, алар дүртнече сабыйларын көткәннәр. Гаилә башлыгы сүзләренә караганда, моңа кадәр өч балалары да  шушы үзәктә туган булган. Шуңа да ул кайда барырга икәнлеген төгәл белгән. Әмма контроль-үткәрү пунктында кинәт кенә сакчы аларны үткәрүдән баш тарткан.

Ир-ат сакчыны шлагбаумны күтәрергә үгетләп караган, әмма файдасыз. Шул мизгелдә перинаталь үзәккә  азык-төлек төягән “Газель” килеп туктаган, аның юлында әлеге гаиләнең машинасы торган. Шуңа инде сүз көрәштерүнең файдасыз икәнен аңлаган гаилә җәяү барырга уйлаган.

“Машинаны калдырдык та киттек, сакчы артыбызда нидер кычкырып калды, әмма без атладык. Шул вакытта “ашыгыч ярдәм”гә дә шалтыраттым. Иң курыкканым – бинага кадәр барып җитмичә хатынымның берәр куак төбендә бәбиләве. Инде без барып җиткән идек,  ашыгыч ярдәм тулгак тоткан бер хатынны китерде. Аны регистратура аша рәсмиләштерә башладылар. Шәфкать туташы аңардан: “У вас же четвертые роды?” – дип сорый. “Нет, первые”, – ди. Аңлавыбызча, мин чакырткан ашыгыч ярдәм бу хатынны алып килгән. Чөнки сакчы ире һәм әнисе белән килгән хатынны шулай ук перинаталь үзәк территориясенә кертмәгән”, – дип сөйләгән бу хәл турында шаккаткан ир.

Соңрак перинаталь үзәкнең баш табибы Татьяна Веровская сөйләвенчә, җитәкчелеккә каравылчының гамәлләре турында билгеле булгач, аны шунда ук эштән чыгарганнар. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас