Хәвеф-хәтәр
4 Августа , 05:38

Башкортстанда бизнесны фейк хатлар турында кисәтәләр

Башкортстан буенча Роспотребнадзор эшкуарларны Русия төбәкләрендәге юридик шәхесләрнең һәм шәхси эшкуарларның электрон почтасына почта хезмәтләре өчен түләү өчен QR-код күрсәтеп, 294-ФЗ кысаларында планнан тыш тикшерүләр уздыру турында хатлар массакүләм таратыла дип кисәтте.

–Бу мәгълүмат дөрескә туры килми. Барлык контроль-күзәтчелек чаралар 248-ФЗ кысаларында үткәрелә. Бу хактагы хәбәрләр мәҗбүри рәвештә ЕПГУда (Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы)  хуҗалык итүче субъектларның шәхси кабинетында урнаштырыла һәм электрон почтага кабатлана. Роспотребнадзорның рәсми хатларында  контроль-күзәтчелек яисә профилактик чараның уникаль номеры, QR-код, чараны үткәрү адресы һәм хатны әзерләгән кешенең телефон номеры күрсәтелә. Хатта түләү турындагы таләпләр юк, барлык чаралар да бушлай үткәрелә, – дип аңлаттылар ведомствода.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас